ТР Экология министрлыгы адресына Мусабай завод авыл җирлеге территориясендә калдыкларны санкцияләнмәгән складлау факты буенча гражданнардан мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыгып, табигатьне саклау законнарын бозу фактын расладылар. Чүплек мәйданы - 182 кв.м, күләме - 9 куб м.
Экологлар җир кишәрлеге милекчесен ачыклаган һәм Тукай районы башкарма комитетына 60 көн эчендә хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү язган.
Хәзерге вакытта бөтен чүп-чар чыгарылган, территория тәртипкә китерелгән.