Татарстанның биш авыл җирлегендә укучылар өчен «Кешеләр бергә - калдыклар аерым» дигән экодәресләр үткәрелде

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, «Скайнэт» ана һәм балачакка ярдәм хәйрия фонды командасы һәм «Другой угол» инклюзив һөнәр үзәге автоном комерцияле булмаган оешма хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстанның биш авыл җирлегендә 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен экодәрес үткәрделәр.

Балаларга файдалы гадәтләр турында сөйләделәр, чүп-чарны эшкәртүнең төрле вариантлары белән таныштырдылар, хәтта дәрес барышында  күрсәтеп тә бирделәр. «Бик кызыклы һәм файдалы шөгыль, хәзер мин чүп-чарны аерым җыю турында күбрәк белергә телим. Без бөтен сыйныф белән өйдә һәм мәктәптә мондый гадәтләрне кертергә тырышачакбыз», - диләр укучылар.

Дәресләрне оештыручылар катнашучыларга язмалар өчен дәфтәрләр һәм файдалы экологик киңәшләре булган кесә китабы бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International