Экологлар катнашында Буа районында чүплек бетерелде

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Буа районының Әлки авылындагы законсыз чүплек турында халык мөрәҗәгатьләре килде. Инспекторлар оператив рәвештә  урынга чыктылар, табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу факты расланды. Калдыкларны законсыз ташлау мәйданы 320 кв.м тәшкил иткән, күләме - 32 куб метр.

Исәк авыл җирлеге башкарма комитеты адресына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  по электронной почте eco.signal@tatar.ru;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет- кабул итүдә;

- өстәмә WhatsApp  һәм  Telegram элемтә каналлары буенча +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында  «Экология» бүлегендә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International