ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районындагы Ләшәү-Тамак мәктәбендә булдылар, экология дәресендә 2-4 сыйныф укучылары күчмә лаборатория белән танышты.
Экологлар балаларга су һәм һаваның үзлекләре турында, аларның сыйфатын ничек күзәтүләре турында сөйләделәр һәм «Тамчы сәяхәте», «Су серләре» дигән танып белү видеофильмнарын күрсәттеләр. Балаларга күчмә экологик лабораториянең эш принцибын, шулай ук бу лабораториядә нинди пычраткыч матдәләр билгеләргә мөмкин булуы турында да җентекләп сөйләделәр.
Барлык укучылар безнең экологлардан истәлекле бүләкләр алды.