Экология министрлыгына Усад бистәсендә яшәүчеләрдән контейнер мәйданчыклары янындагы чүплекләр турында шикаятьләр килү дәвам итә. Үзәк территориаль идарә инспекторлары территориягә чираттагы мониторинг үткәрделәр. Контейнер мәйданчыкларының чүпләнүенең өч факты ачыкланды. Төп сәбәп - регоператорның чүп-чарны вакытында чыгармавы. «ПЖКХ» идарәче компаниясе (бу зонага хезмәт күрсәтә торган региональ оператор) федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә караганлыктан, барлык материаллар да җавап бирү чараларын күрү өчен Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Экология министрлыгы белгечләре Россия Табигать күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә Казанда һәм якын-тирә районнарда контейнер мәйданчыкларына мониторинг үткәргән иде инде. Казанның Совет, Идел буе һәм Киров районнарында, шулай ук Лаеш һәм Питрәч районында контейнер мәйданчыкларының чүпләнү очраклары ачыкланды. Барлык материаллар да җавап бирү чараларын күрү өчен Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылды.