ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре Шушмабаш балалар бакчасында булып, анда тәрбияләнүче нәниләр өчен экологик дәрес үткәрделәр.
Инспекторлар тере һәм тере булмаган табигать, урманнарны саклау, урмандагы хайваннарга һәм үсемлекләргә сакчыл караш турында сөйләделәр. Дәрес ахырында экологлар уен-сәяхәт уздырдылар, анда балалар урман читендә «ял иттеләр» һәм урман халкы белән «очраштылар».
Уңай эмоцияләр генә түгел, яшь экологлар истәлекле бүләкләр дә алдылар.