Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Тәтеш районының экологик мониторингы вакытында Кече Әтрәч һәм Зур Әтрәч авылларында санкцияләнмәгән ике чүплек таптылар. Һәр чүплекнең мәйданы - 510 кв. метрдан артык.
Ачыкланган чүплекләр Зур Әтрәч авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан оператив рәвештә бетерелде. Башкарма комитет хезмәткәрләре территорияне чүп-чардан чистарттылар.