Экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар алу дәвам итә

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының барлык югары уку йортлары студентларын экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга чакырабыз.

 

Конкурс өч номинация буенча уздырыла:

 

- Табигать ресурсларыннан рациональ файдалану;

- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү;

- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы карарлар.

Конкурста җиңүчеләр 50, 30, 20 мең сумлык призлар белән бүләкләнәчәк.

Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр биреп өлгер. Материаллар Anastasia.Merdyukova@tatar.ru электрон почтага кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен, экологик агарту бүлегенә 264-23-67 һәм 267-68-11 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Конкурс нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://eco.tatarstan.ru/konkurs-nauchno-prakticheskih-rabot-po-ekologii.htm

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International