Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Алабуга шәһәренең «Жемчужинка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экология дәресе үткәрде.
Балаларга уен формасында калдыклар белән дөрес эш итәргә һәм көндәлек тормышта чүпне киметү өчен ниләр эшләргә кирәклеген сөйләделәр һәм күрсәттеләр. «Галим экологлар» дигән мавыктыргыч уен балаларга үзләрен чын экологлар итеп тоярга һәм безнең табигатькә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында уйланырга ярдәм итте.
Актив катнашкан һәркемгә махсус экологик китап- буяулар бүләк ителде.