Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа шәһәрендәге «Теремок» балалар бакчасының яшь экологларына танып белү буенча һәм мавыктыргыч экология дәресе үткәрде.
Министрлык белгечләре табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең гади киңәшләре белән уртаклаштылар: утны сүндерергә, суны юкка әрәм итмәскә, үсемлекләрне сындырмаска. Шулай ук хайваннар турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Мәсәлән, бүренең 42 теше бар, аюлар 45 яшькә кадәр яши, ә сукыр тычканның күзләре мәк бөртеге зурлыгында.
«Безгә килеп, бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләүләренә без бик шат. Үсеп җиткәч, мин дә эколог булырга телим», - диешәләр күп кенә нәниләр.
Очрашу истәлеге итеп балаларга буяу китаплары бүләк иттеләр.