«Мәктәпнең чисталык кубогы»н уздырып җибәрмә

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

8 октябрьдә барлык татарстанлыларны «Мәктәпнең чисталык кубогы»на чакыралар - бу шәһәрнең мәктәп командалары арасында табигый территорияләрне чүп-чардан чистарту һәм калдыкларны аеру буенча команда ярышлары.

«Чиста уеннар»да катнашу өчен 4 кешелек командаларга (барлык катнашучылар да бер мәктәптә укырга тиеш) сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Җыелу урыны һәм уенга әзерлек турында төгәл мәгълүмат  «Чиста уеннар - Татарстан» төркемендә   .

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре күчмә экологик лаборатория эше принцибын күрсәтәчәкләр. Һәм һәр катнашучы үзен чын эколог ролендә тоя алачак.

Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Росмолодежь ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International