Арча районында табылган зур чүплек бетерелде

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Шушмабаш авылы янында төзелеш һәм коммуналь калдыкларны рөхсәтсез  ташлау урынын ачыклаган. Арча районын күзәтү барышында табигатьне бозу очрагына тап булганнар. Чүп өелгән урынның гомуми мәйданы 800 кв.м тәшкил иткән, чүплек күләме - 550 куб.м.

Хәзерге вакытта «Төньяк» авыл хуҗалыгы предприятиесе көче белән хокук бозу очрагы бетерелгән, чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International