Менә инде 15 ел дәвамында Татьяна Ивановна Менделеевск районының Ижевка мәктәбе балаларын укыта һәм тәрбияли. Ул үз укучыларына биология гына түгел, химия ни дәрәҗәдә кызыклы булырга мөмкин икәнлеген дә күрсәтә. Моннан тыш, безнең героебыз - географиядә дә белгеч, аның дәресләрендә укучылар илләрне һәм континентларны өйрәнәләр, җир төзелешенең үзенчәлекләре, аның табигый ресурслары һәм климатик зоналары белән танышалар. Һәр дәрес Татьяна Ивановна белән үзенчә үтә, дәресләрдә укучылар да сөйлиләр, үзе дә кызыклы алымнар куллана. Уку процессына интерактив видео, фильмнар, өстәмә күрсәтмә материаллар төрлелек кертәләр. Педагогның һәр укучыга аерым шәхси якын килүе һәм җылы мөнәсәбәте сизелеп тора. Мөгаен, шуңа күрә ул укучыларның гына түгел, аларның әти-әниләренең дә ышанычын, мәхәббәтен һәм ихтирамын яулагандыр. Ел саен безнең героебыз үз тәрбияләнүчеләрен экотемалар буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашырга әзерли, укучылар призлы урыннар алалар. Татьяна Алексеева, ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәреп, укытучыларга үз тәҗрибәсен тапшыра. Татьяна үзенең укучылары белән бер генә табигатьне саклау акциясен дә калдырмый, алар экология уеннарында һәм өмәләрдә актив катнашалар.
Ике баланың бәхетле әнисе һәм яраткан хатын туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли һәм үсеп килүче буынга аның матурлыгын кабул итү һәм тою сәләтен тапшыра.