Министрлыкның Идел буе һәм Төньяк территориаль идарәләре хезмәткәрләре, Буа шәһәренең беренче сыйныф укучылары һәм Арча районының 7 сыйныф укучылары өчен хайваннарны яклау көненә багышланган тематик дәресләр үткәрделәр. Экологлар балалар өчен хуҗасыз хайваннарны яклау темасына уен һәм викториналар оештырды һәм «без кулга иләштерелгән хайваннар өчен җаваплы» дип искәртте.
Ә Ык буе территориаль идарә инспекторлары, Азнакай гимназиясенең бишенче сыйныф укучылары белән бергә, «Надежда» хайваннар приютында булдылар. Балалар буш кул белән килмәделәр, тәмле ризыклар китерделәр, тәм-томнарны барлык хайваннар да ошаттылар. Бу көнне иң мөһиме - малайлар һәм кызлар приютта яшәүчеләргә гади кеше җылысын бүләк иттеләр.