Бүген – Бөтендөнья хайваннарны яклау көне

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Ел саен 4 октябрьдә «Бөтендөнья хайваннарны яклау көне» билгеләп үтелә. Бәйрәм 1931 елда табигатьне саклау хәрәкәте тарафдарлары халыкара конгрессында оештырыла. Россиядә Бөтендөнья хайваннар көне 2000 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм дәүләт истәлекле даталары исемлегенә кермәсә дә, ул халык арасында киң таралыш алды, чөнки аның төп максаты - югалып баручы төрләр проблемасына җәмгыять игътибарын юнәлтү. Россиядә генә дә соңгы 400 ел эчендә  хайваннарның 9 төре юкка чыкты. Алар арасында – кыргый үгез- тур, кыргый ат- дала тарпаны һәм диңгез сыеры.

Россиядә уникаль төрләрне  һәм хайваннарны саклау өчен «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты эшләп килә. Аерым төрләрне саклау өчен аерым стратегияләр эшләнде. Хәзерге вакытта алты: ак барс, Ерак Көнчыгыш леопарды, зубр, сайгак, ак аю һәм Пржевальский атын торгызу программасы эшли. Аралия, җәйрән, ак торнаны саклау стратегияләре, шулай ук Кавказдагы  Азия леопардын торгызу программасы әзерләнде.

Татарстанда ак  барс популяциясен саклау максатларында «Ак Барс» мәчеләренең сирәк төрләрен өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү үзәген булдыру планлаштырыла. Проект Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни белгечләре, «Россия Фәннәр академиясенең Красноярск фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге һәм КФУ катнашында башланып китте. Үзәк фәнни фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, юкка чыгу төренең чиста геномын саклап калу өчен генә түгел, ә киләчәктә медицинада, генетикада һәм аларның популяцияләрен саклау һәм торгызу өчен күп баскычлы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү буенча Татарстан үзәгенең  дәвамы Алтай Республикасында «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәге булачак. Биредә ел әйләнәсендә туристик маршрутлар оештыру, гаилә белән ял итү, белем бирү программаларын үткәрү һәм табигый мохит шартларында кыргый хайваннарны күзәтү планлаштырыла. Моннан тыш, үзәк базасында мараллар үрчетергә, питомник булдырырга, дару үләннәре җыярга планлаштыралар.

Чараны Россия Табигать министрлыгы хуплады һәм Россиядә барсны өйрәнү, торгызу һәм реинтродукцияләү үзәкләрен булдыру буенча комплекслы чаралар планы проектына кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International