Экологлар Әлмәт районында яшәүчеләрнең шикаяте буенча оператив рәвештә урынга чыктылар

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Социаль челтәрләрдә борчылган татарстанлылар «Күлләр каскады» Әлмәт паркындагы сулык өслегендә күбек барлыгы турында хәбәр иттеләр. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары экологик күзәтчелек лабораториясе хезмәткәрләре белән бергә урынга чыкты. Су объектын тикшерү вакытында (3 октябрьдә) күбек табылмады, территория контрольгә алынды. Бүген инспекторлар яңадан сулыкка чыгып, су өслегендәге аз гына күбек  булуын ачыкладылар.

Урында су пробалары алынган, нәтиҗәләр 7 көннән билгеле булачак. Анализ нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International