ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 75 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары өчен “National Geographic” квест-уенын үткәрделәр.
Балалар 4 командага бүленделәр, «Антимусор», «Экология», «Спецэкология», «Эко-чисталык» исемле кызыклы атамалар уйлап таптылар һәм азарт белән экология ярышларына кушылдылар. Командалар табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар һәм башваткычларны чиштеләр.
Квест-уен нәтиҗәләре буенча «Экология» дип аталган команда җиңде! Инспекторлар аларны яшь экологларның значоклары белән бүләкләделәр.
Ә барлык катнашучыларга истәлеккә экологик тематикага махсус буяу китаплары тапшырылды. Уеннарның ничек узуы - безнең видеорепортажда!