Өлкәннәребез бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Бу дата өлкән буын кешеләренә аларның яшен искә төшерү түгел, ә аларга хезмәт, тәҗрибә һәм зирәклек өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Нурлат шәһәре ветераннары белән очрашты. Шәһәр Мәдәният сараенда өлкән буын кешеләренә багышланган зур бәйрәм концерты узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән экология министры Александр Шадриков Нурлат районы ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләде: «Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез! Сезнең һәрберегез данлы хезмәт юлы үтте һәм район үсешенә зур өлеш кертте. Сез-безнең таяныч, тәҗрибә, белем һәм зирәклек. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер һәм тыныч күк йөзе телим!».
Бүген Нурлат районында 17 меңгә якын пенсионер яши, шул исәптән 6 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 300 дән артык тыл хезмәтчәне.
Шулай ук, эш сәфәре кысаларында министр район башлыгы белән 1 нче номерлы мәктәптә булды, ул «Мәгариф» федераль проекты кысаларында табигый-фәнни һәм гуманитар юнәлешләрдә балаларны әзерләү буенча «Үсеш ноктасы» үзәгендә һәм яңа ябык футбол манежында булды.