Экология буенча иң яхшы фәнни-гамәли эшкә конкурс башланды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасының югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсына старт бирә.

Конкурс түбәндәге өч номинация буенча уздырыла:

- Табигать ресурсларыннан рациональ файдалану;

- Табигатьне саклау технологияләрен эшләү;

- Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы карарлар.

Конкурста җиңүчеләр 50, 30, 20 мең сумлык призлар белән бүләкләнәчәк.

Гаризаларны кабул итү  30 календарь көн дәвам итәчәк. Материаллар Anastasia.Merdyukova@tatar.ru электрон почтасына  алына.

Тулырак мәгълүмат өчен, экологик агарту бүлегенә 264-23-67 һәм 267-68-11 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Конкурс нигезләмәсе белән https://eco.tatarstan.ru/konkurs-nauchno-prakticheskih-rabot-po-ekologii.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International