Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология министры Александр Шадриков рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан 2022 елның I яртыеллыгында тапшырылган коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында белешмәләрне анализлау йомгаклары буенча күзәтү.
2. Министрлыкта дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 31 декабренә кадәр хисап елында тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген тикшерү нәтиҗәләре.
3. 2022 елның беренче яртыеллыгында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү нәтиҗәләре.
4. Ык буе һәм Төньяк территориаль идарәләренең коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру.