Экологлар Буада һава сыйфатын тикшерү өчен шикаятьләр буенча чыктылар

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына «Халык контроле» системасы аша «Буа шикәре» ҖЧҖ һәм «Буа спирт заводы» ҖЧҖ филиалы территорияләре янәшәсендә гражданнардан начар ис таралу турында мөрәҗәгать керде.

Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм Министрлык лабораториясе белгечләре оператив рәвештә Буага чыгып, әлеге предприятиеләрнең санитар-саклау зоналары территориясендәге күчмә экологик лаборатория ярдәмендә һава пробаларын алдылар.

Химик анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең артуы ачыкланмады.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сез шәһәр (торак зонада) яки торак пункт чигендә начар ис сизсәгез, шалтыратыгыз: 8(843)238-98-54, 8(800)555-49-43 – ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International