Экологлар катнашканнан соң 320 кв.м мәйданлы чүплек оператив рәвештә бетерелде

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районының Бүләк авылы читендә рөхсәтсез чүп-чар ташланган урынны  таптылар. Территорияне агач калдыклары белән чүпләүнең гомуми мәйданы 320 кв. м тәшкил итте.

Шәһәр Башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү турында кисәтү бирелде.

Хәзерге вакытта чүп-чарны чыгардылар, территория тәртипкә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International