Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Куралово мәктәбенең 3 һәм 4 сыйныф укучылары өчен «Тирә-юнебездә тынычлык» дигән мавыктыргыч экологик дәрес үткәрделәр.
Экологлар балаларга республикабызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләделәр. Ә алган белемнәрен балалар «Җир кешеләре» уенындагы сорауларга җавап биреп ныгытты. Актив катнашканары өчен балаларга махсус экобуяулар бүләк иттеләр.
Дәресне безнең видеорепортажда карагыз!