Министр урынбасары Егор Тарнавский Нурлат укучыларына пилотсыз технологияләр турында сөйләде

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бүген 8нче мәктәптә ТР экология һәм табигать ресурслары  министры урынбасары Егор Тарнавский пилотсыз технологияләргә багышланган «Цифр дәресе» үткәрде. Министр урынбасары роботлаштыру һәм пилотсыз аппаратларның техник алгарышы туында сөйләде. Укучылар пилотсыз очу аппаратларын, аларның төрләрен, үзенчәлекләрен һәм аермаларын өйрәнделәр. Ә робототехника буенча түгәрәккә йөрүчеләр җыелган робот - автомобильне күрсәттеләр. Укучылар белән әңгәмәдә Егор Тарнавский тормышыбызны гадиләштерә, аның уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын яхшырта торган процессларга игътибар юнәлтте.

«Без укучылар белән очрашуларыбызны дәвам итәбез, бүген 8нче номерлы мәктәптә нәтиҗәле дәрес үткәрдек. Егетләр бик актив, рәхәтләнеп әңгәмәгә кушылды», - диде Егор Тарнавский.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2022 ел «Цифрлаштыру елы» дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International