Татарстанның 30 районыннан 130дан артык экоактивист һәм 220 юннат «Чиста булачак» мәктәбендә катнашты

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

«Байтик» мәгариф-сәламәтләндерү комплексы базасында яшь натуралистларның республика слеты һәм «Чиста булачак» республика яшьләр экохәрәкәте активы мәктәбе старт алды. Чара 27-29 сентябрьдә уза. Оештыручылар - ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Рус география җәмгыятенең» төбәк бүлеге һәм «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Анда республиканың 30 районыннан 130дан артык активист һәм 220 юннат катнашты. Активлар мәктәбенең белем бирү программасы үз эченә берничә трекны ала: эколог-медиа, эколог-мәгърифәтчеләр, эколог-лидерлар һәм эколог-эшмәкәрләр. Программа кысаларында экспертлар белән очрашулар, мастер-класслар, TED стилендә тренинглар һәм конференция узачак.

Белем бирү блогыннан тыш, катнашучыларны яшь натуралистлар слеты кысаларында үткәрелә торган конкурслар көтә, анда алар ботаника, зоология һәм экология өлкәсендәге тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәкләр, экологик проблемаларны чишәчәкләр, ә укытучылар экомаршрутларны күрсәтәчәкләр, алар ярдәмендә укучылар районның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын өйрәнә алалар.

Активлар мәктәбе һәм яшь натуралистлар слеты 29 сентябрьдә конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International