Экологлар кисәтүе буенча 119 кв. м мәйданлы чүплек оператив рәвештә бетерелде

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Аксубай районында мониторинг барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Ибрай авылы янында рөхсәтсез көнкүреш һәм агач калдыклары җыелган чүплекне ачыкладылар.

Пычратылган мәйдан – 119 кв. м., чүплек күләме-40 куб. м.

Яңа Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм 60 көн дәвамында хокук бозуны бетерү турында кисәтү бирелде.

Бүгенге көндә чүплек бетерелгән. Территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International