Экология министрлыгы белгечләре Апас районында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча тикшерүгә чыктылар

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Апас районы Каратун бистәсендә гражданнардан һаваны тузан һәм төтен белән пычрату турында мөрәҗәгать килде. Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм министрлык лабораториясе белгечләре урынга чыктылар. Экологлар атмосфера һавасы пробасын алды. Химик анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең артуы ачыкланмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International