«Ярдәм» хәйрия экологик фестивалендә катнашырга чакырабыз

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

«Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы «Сәйдәш» мәдәни үзәге белән берлектә ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь)  грант ярдәме белән «Ярдәм» проектын тормышка ашыра. Бу проектта Казанда яшәүче һәр кеше хәйрия эко-фестивале кысаларында эшкәртүгә икенчел чимал тапшырып, балалар йортларына һәм үзәкләренә матди ярдәм күрсәтә алачак.

15-30 сентябрьдә «Ярдәм» проекты кысаларында Казан шәһәренең һәм Татарстан районнарының балалар йортларында һәм үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр өчен икенчел чималдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар узачак. Операторларга икенчел чималны тапшырудан алынган барлык акчалар балалар йортлары һәм үзәкләре файдасына тотылачак.

Хәйрия экологик фестивале 2 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узачак. Фестивальне үткәрү вакыты: 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр. Фестиваль программасында эко һөнәрчелек ярминкәсе, анда икенчел чимал өчен алмашу булачак;  икенчел чимал кабул итү пункты эше (пластик һәм макулатура)балалар, яшьләр һәм аларның ата-аналары өчен мастер-класслар, экология буенча интерактив уеннар; конкурслар, призлар уйнатылачак.

Шулай ук Татарстанның мәктәп укучылары һәм студентлары арасында икенчел чимал җыю буенча конкурс узачак. Тулырак мәгълүматны сез «Чиста булачак» рәсми сайтында «Агарту акцияләре һәм проектлары» бүлегендә https://clck.ru/322KTU сылтама буенча карый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International