«Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән чаралар Түбән Идел бассейны округының Бассейн советы утырышының төп темасы булды

2022 елның 23 сентябре, җомга

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Идел бассейны су идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә министрлыклар һәм табигатьне саклау ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Президенты сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, бүген су стратегик яктан мөһим ресурс булып тора. «Ул су белән тәэмин итү чыганагы да,  транспорт ресурсы да. Республикада хәзер 36 мең су объекты бар, мондый табигый байлыкны сакларга кирәк,»- дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бассейн советында да сүз,  нәкъ менә   су ресурсларын саклау турында барды. Татарстан Республикасы, Калмыкия, Ульяновск, Самара, Саратов, Волгоград, Оренбург һәм Әстерхан өлкәләре вәкилләре бу көннәрдә Казанда суларны рациональ файдалану проблемаларын хәл иткәндә үзара хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен җыелдылар. Болар - яр буе ныгыту эшләре, инженерлык саклау объектларын төзү, гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау, су объектларын чистарту һәм реабилитацияләү. Фикер алышуның төп темаларының берсе – «Экология»  илкүләм проектының «Иделне  савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектлары кысаларында чаралар.

Түбән Идел бассейны су идарәсе җитәкчесе Николай Пономарев сүзләренә караганда, Иделне савыктыру буенча чаралар һәрвакыт актуаль. «Иделгә йөкләнеш чыннан да зур. Әмма системалы эш үз нәтиҗәләрен бирә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Иделгә чыгарыла торган агынты суларның күләме 2,47 куб. км кадәр киметелде. Бу сан еллык күрсәткечтән югарырак, димәк, еллык күрсәткечнең планлы әһәмиятенә вакытыннан алда ирешелде», - дип билгеләде ул.

Спикер шулай ук,  агынты суларны чистартуны тәэмин итүче чистарту корылмаларын арттыру буенча Түбән Идел бассейны территориясендә Татарстан лидерлар рәтендә дип хәбәр итте. Елгага агып төшүче  агынты сулар күләмен киметү буенча Саратов өлкәсе алда бара.

Доклад белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та чыгыш ясады. Ул Татарстанда «Экология»  илкүләм проекты кысаларында нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Әлеге проект кысаларында төп федераль проектларның берсе - «Иделне савыктыру».

 «Проектның төп максаты - илнең төп су артериясенең экологик торышын яхшырту, пычранган агынты сулар күләмен өч тапкырга кыскарту. Моның өчен безнең республика территориясендә 13 чистарту корылмасы төзү һәм реконструкцияләү , тупланган экологик зыян объектларын бетерү планлаштырыла. 2019-2021 елларда Татарстанда 10 муниципаль берәмлектә 12 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән.  Узган елдан Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү башланды, ә агынты суларның гомуми күләмендә аларның өлешенә республикадагы барлык  агынты суларның 42 проценты туры килә, - дип хәбәр итте Татарстан ведомствосы башлыгы. Үз чыгышында ул Ноксаны савыктыру темасына (бу елганы экореабилитацияләү буенча яңа проект әзерләнә) һәм тагын бер эре елга - Камага кагылды.

«Каманы савыктыру» махсус федераль проектын кабул итү зарурлыгы турында субъектларның инициативасы федераль дәрәҗәдә хупланды һәм хәзерге вакытта Россия Федерациясе су объектларының торышын яхшыртуга юнәлтелгән бердәм федераль проект эшләнә, аңа Идел, Кама һәм Россиянең башка эре елгаларын савыктыру чаралары кертеләчәк. Николай Пономарев хәбәр иткәнчә, Иделне савыктыру буенча проект 2030 елга кадәр озайтылган. Проект «Экология» илкүләм проектының «Россия су объектларын савыктыру» дигән яңа федераль проектына кертеләчәк.

Белешмә өчен:

 

Бассейн советы – Россия Федерациясе Су кодексы нигезендә су объектларын нәтиҗәле файдалануны һәм саклауны тәэмин итү һәм бассейн округы чикләрендә урнашкан су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә тәкъдимнәр эшләү өчен оештырылган орган. Түбән Идел бассейны округы составына Куйбышев сусаклагычыннан алып Каспий диңгезенә һәм Россия Федерациясенең сигез субъекты территориясе белән Идел койган җиргә кадәр аның бассейнының су объектлары керә (Татарстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, шулай ук Калмыкия Республикасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International