Александр Шадриков Kazan Digital Week-2022 халыкара форумында катнашты

2022 елның 23 сентябре, җомга

Татарстан башкаласында Kazan Digital Week 2022 халыкара форумы тәмамлана. 21 сентябрьдән «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгы 32 илдән фикердәшләрне берләштерде. «Цифрлы трансформация: бүгенге һәм киләчәк» пленар утырышында ТР экология һәм табигать  ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

«Форум кысаларындагы чаралар илнең фәнни-техник суверенитеты бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, шул исәптән илебезнең программа тәэминаты, технологик лидерлык, мәгълүматларны яклау һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү», — дип ассызыклады үзенең сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Форум программасында спикерлар буларак ТР экология һәм табигать  ресурслары министры урынбасарлары Егор Тарнавский һәм Ольга Манидичева чыгыш ясады.

Үз чыгышында Егор Тарнавский «Дәүләт идарәсендә цифрлаштыру турында» түгәрәк өстәл кысаларында экология тармагын цифрлаштыру турында сөйләде, ә Ольга Манидичева «ESGда яңа чынбарлык: бизнеска һәм регуляторикага йогынты» мәйданчыгында республиканың тотрыклы үсеш мәсьәләләре һәм эше турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасы астында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан үткәрелә. Системалар, сервислар һәм хезмәтләр нигезендә төзелгән санлы интеллектуаль технологияләр эшләүчеләр һәм кулланучыларга юнәлтелгән чара. Форум катнаш (оффлайн + онлайн) форматта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 2022 елның 21-24 сентябрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International