ТР Экология министрлыгы һәм район башкарма комитетлары вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә чүплекләрне бетерү һәм табигатьне саклау буенча башка чаралар турында сөйләштеләр

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында муниципаль берәмлекләр вәкилләре һәм җитәкчеләре, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары өчен видеоконференцэлемтә форматында профилактик чара узды. Аның темасы «Калдыкларның санкцияләнмәгән урыннары саны» муниципаль дәрәҗәгә беркетелгән федераль күрсәткече буенча эш күнекмәләренә өйрәтү.

Экология күзәтчелеге буенча дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Алексей Полюшков чүплекне бетерүгә нинди сроклар бирелүе, калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру өчен нинди җаваплылык каралуы турында сөйләде, шулай ук «Калдыкларның санкцияләнмәгән урыннары саны»  дәрәҗәсен бәяләүгә керүче күрсәткечләрне яхшыртырга кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International