Экологлар Казанның мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен «Зарарлыдан - файдалыга» экодәресен үткәрделәр.
Казанда 394 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Үзәк территориаль идарә инспекторлары «Зарарлыдан - файдалыга» дигән мавыктыргыч экологик дәрес үткәрделәр.
Экологлар нәниләргә калдыкларның куркыныч кына түгел, ә аерым җыйганда файдалы да булачагын сөйләделәр. Алган белемнәрен ныгыту өчен инспекторлар «Безнең белән бүлеш» уенын үткәрделәр. Ничек узганы турында - безнең видеорепортаждан карагыз!
Актив катнашканы өчен балаларга махсус экология темасына багышланган буяулар китаплары бүләк иттеләр.