Су саклаучылар кемнәр алар? Экологлар Киров районының мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен дәресе үткәрде

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Киров районының 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Су саклаучылар» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.

Башта балаларга су объектлары һәм аларда яшәүчеләр турында сөйләделәр, ә соңыннан белгечләр «Җир планетасы» уенын үткәрделәр, Уенда балалар хайваннар  рәсеме төшерелгән карточкаларны географик зоналарга тараттылар. Үзәк территориаль идарә инспекторы Нәргизә Галимова билгеләп үткәнчә, яшь экологлар суда яшәүчеләрне санап кына калмыйча, файдалы экогадәтләре  турында да сөйләгән.

Барлык нәниләргә истәлеккә министрлыктан бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International