Табигатькә ярдәм итәргә йөгер! 16 сентябрьдә Чаллы плоггинг -йөгерешендә катнашыгыз

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Чаллыда 16 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Мусора.Больше.Нет»  экологик хәрәкәте тарафыннан оештырылган массакүләм плоггинг-йөгерү була.  Ул Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәме белән уздырыла. Чара «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узачак.

Катнашу өчен, 5әр кешедән торган командага берләшеп, 14 сентябрьгә кадәр алдан теркәлүне  күрсәтелгән сылтама буенча узарга кирәк: https://forms.gle/HLJL8dqbZ37cTdP77.

45 минут эчендә командаларга мөмкин кадәр күбрәк чүп җыярга, аны фракцияләр буенча бүләргә кирәк булачак. Җыелган чүп-чар өчен баллар биреләчәк. Иң күп балл җыйган командалар чара партнерларыннан дипломнар һәм кыйммәтле призлар алачаклар.

Барлык теләүчеләрне дә көтәбез! Сездән – яхшы кәеф, бездән – инвентарь. Җылырак киенегез дә акциягә кушылыгыз! 

Җыелу урыны: «Чаллы Яр» Торак комплексына керү алдында (шлагбаум янында), «Чаллы Яр» хәрефләре янында 13.10 сәгатьтән  13.30 сәгатькә кадәр.

Тулырак мәгләмат алу өчен телефон номеры: 8-927-45-11-030 Ксения Сыкрина.

Белешмә өчен:

Плоггинг - сәламәт яшәү рәвеше һәм табигатькә сакчыл караш  тандемы - чүп җыю белән берләштерелгән йөгерү.  Бу хәрәкәт Швециядә башланган. Исеме инглиз теленнән jogging (йөгерү) һәм швед сүзе plocka upp (җыеп алудан) килеп чыккан. Мәгънәсе - йөгерү вакытында юлда чүп-чар җыярга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International