Кастомайзинг - «customize» инглиз теленнән төрле әйберләрне яңарту һәм бизәү дигән сүз. Сезнең дә искергән, кулланылмый торган, ә ташлыйсы килмәгән әйберләрегез бардыр. Ә менә кастомайзинг аларга яңа тормыш биреп, уникаль итү мөмкинлеген бирә.
Ә киемнәрне үзгәртергә, иске калай савытларын чәчәк кашпосына әйләндерергә, икенчел чималны эшкәртүгә 11 сентябрьдә Иннополис ярминкә мәйданында 16.00 сәгатьтә «Әйберләрнең икенче тормышы» экоакциясендә тапшырырга мөмкин булачак.
Ә балалар өчен экочаралар оештырылачак: икенчел чималдан әйберләр ясау буенча мастер-класслар; микропластика зыяны турында һәм табигатькә сак караш буенча викториналар һәм уеннар узачак.