Әлмәт районы мәктәп укучылары өчен экологлар дәрес үткәрде

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт районында Колшәрип мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары «Әйләнә-тирәлекне саклау» темасына дәрес үткәрделәр.

Мәктәптә укулар әле яңа гына башланды, ә балалар инде зур кызыксыну белән безнең экологларны тыңлыйлар һәм файдалы гадәтләр турында белемнәрен арттыралар. Балалар табигатькә сакчыл карарга кирәклеген истә тотсын өчен, Министрлык белгечләре даими рәвештә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына экоагарту дәресләренә чыгалар.

Дәрестә катнашкан барлык балаларга да төсле китаплар бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International