Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында «Kazan Digital Week» халыкара форумы узачак. Ул базарның төп уенчыларын - инновацион проектларны, дөньякүләм дәрәҗәдәге экспертларны һәм аналитикларны, икътисадның әйдәп баручы тармаклары лидерларын, дәүләт хакимияте вәкилләрен үстерүче предприятиеләрне берләштерәчәк. Kazan Digital Week- 2022 халыкара форумы программасы ачык форматта техник визитлар үткәрүне күздә тота. Төп идея - цифрлы интеллектуаль технологияләр продуктларын булдыруның фәнни-инженерлык базасы, техниканың гамәлдәге үрнәкләре, серияле эшләнмәләр прототиплары белән танышу, тәҗрибә алмашу, туры коммуникация һәм эшлекле хезмәттәшлек өлкәсен киңәйтү. Техник визитларны оештыручылар Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективаларына кызыксыну белдерүчеләрне катнашырга чакыралар.
Теркәлергә ашыгыгыз - катнашучылар саны чикләнгән
Сылтама: https://kazandigitalweek.com/ru/site/technicalSessions/