ТР Яшь натуралистлар отрядлары конкурсларына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстандагы  төбәк бүлекчәсе юннатлар өчен 4 конкурс эшләтеп җибәрделәр. Онытмас өчен саклап куегыз:

1) Тыюлы сукмаклар - Татарстан Республикасының табигый объектларында экологик сукмаклар маршрутын эшләү буенча юннат отрядлары педагоглары һәм җитәкчеләре өчен конкурс.

2) Яшь натуралистның көндәлеге-ботаника, зоология һәм экология өлкәсендә күзәтүләр көндәлеген тутыру буенча конкурс.

3) Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше-табигать фәннәре һәм экология өлкәсендә тормышка ашырылган фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы

4) Юннатларның иң яхшы отряды - гомуми отряд казанышлары нигезендә иң яхшы отрядны билгеләү конкурсы.

Конкурста катнашу өчен нигезләмәдә күрсәтелгән биремнәрне үтәргә кирәк (https://eco.tatarstan.ru/2022-6183769.htm) һәм кирәкле документация белән нәтиҗәләрне yunnat.tatarstan@yandex.ru электрон адрес буенча җибәрергә. Гаризалар 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Иң яхшы эшләрне яклау 27-29 сентябрьдә Байтик лагерендә яшь натуралистларның республика слетында узачак. Биредә сезне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасының дулкынландыргыч мизгелләре генә түгел, кызыклы мастер-класслар, уеннар һәм викториналар да көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International