Без «Экология - йөзләрдә» рубрикасын дәвам итәбез һәм бүген Ык буе территориаль идарәсе башлыгы турында сөйләячәкбез. Хәлил Мөстәкыймовның эш стажы 42 ел. Аларның 27сен ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына багышлады. Коллективта Хәлил Салих улы турында белемле һәм тәҗрибәле белгеч кенә түгел, берничә буын яшь экологлар тәрбияләгән шәп җитәкче дә, диләр.
Узган ел гына да Ык буе идарәсе 765 тикшерү үтәгән, 592 хокук бозу очрагы ачыкланган һәм хәзер барлык җитешсезлекләр диярлек бетерелгән.
Хәлил Мөстәкыймов иҗтимагый экологик хәрәкәтләргә дә ярдәм итә, укыту семинарлары һәм экофестивальләр оештыруда булыша.
Безнең атказанган эколог үзе дә һөнәри әзерлек дәрәҗәсен даими күтәрә һәм башкаларга укырга ярдәм итә. Профессиональлеге, компетентлыгы һәм күпьеллык хезмәте өчен Хәлил Мөстәкыймовка 2011 елда «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» дигән мактаулы исем бирелде. Менә дигән балалар әтисе, өч оныкның яраткан бабасы да ул. «Яраткан кешеләрем арасында яшим, үземә ошаган эштә эшлим», - дип еш әйтә ул һәм һәркемгә бөек эшләргә рухландырырлык илһам тели.