Киртәле авылында зур чүплекне Тәтеш районы бюджеты хисабына бетерделәр

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Тәтеш районында мониторингы барышында Киртәле авылы чатында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары торак йортлардан рөхсәтсез көнкүреш калдыкларын ташлау урыннарын ачыклады. Пычранган кишәрлекнең мәйданы 12 000 кв. м. тәшкил итте, аның күләме – 1600 куб.м,. Идарә белгечләре территорияне тикшерү акты төзеде. Тәтеш районы башкарма комитеты әлеге чүплекне районның табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертү турында карар кабул итте. ТР Экология һәм табигать ресурслары һәм Тәтеш районы башкарма комитетының үзара хезмәттәшлеге турындагы килешү кысаларында, 2022 елда табигатьне саклау чараларын тормышка ашырганда, чүплек бюджет хисабына бетерелде. Территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International