Аукционда җиңүчегә геологик өйрәнү максаты белән җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану, ком эзләү һәм чыгару хокукы биреләчәк

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендәге җир асты байлыкларының 4 кишәрлеге буенча җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына электрон аукционнар уздыру турында җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукына аукционнар игълан итте:

-  Питрәч районындагы «Тогашевское» төзелеш комын чыгару урыны;

- Лаеш районындагы «Именьковское-4» төзелеш комын чыгару урыны ;

- Лаеш районындагы «Именьковское-5» төзелеш комын чыгару урыны ;

-  Бөгелмә һәм Лениногорск районнарындагы «Коногоровское» төзелеш комын чыгару урыны.

Аукционда катнашу өчен гаризалар Интернет челтәрендәге түбәндәге Электрон мәйданчык операторы сайты адресы буенча тапшырыла: https://sale.zakazrf.ru/

Гаризалар бирү вакыты –  26.07.2022 алып  07.09.2022 кадәр.

Аукцион 14 сентябрь көнне  10.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән)  Электрон мәйданчык операторы сайтында узачак https://sale.zakazrf.ru/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International