Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртүенчә, чикләүләрнең күп өлешен юкка чыгаруга һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының кискен арту күренеше күзәтелмәүгә карамастан, COVID-19 инфекциясенең җәйге чорда таралу куркынычы саклана.
Шуңа бәйле, рәвештә гади саклык чаралары турында да онытмаска киңәш итәбез. Бу чаралар сезгә, дусларыгызга һәм якыннарыгызга башка респиратор авырулар, шул исәптән, грипп эләктерү куркынычын киметергә дә ярдәм итәчәк.
1) Үзегезне начар хис итсәгез, хәтта COVID-19 буенча полимер чылбыр реакциясе тестының нәтиҗәсе тискәре булса да, авыруның билгеләре (томау, тамак авыруы, баш һәм аяк-куллар авыруы, ютәл, югары температура яки бизгәк, тын бетү, хәлсезлек) тулысынча бетми торып, әйләнә-тирәдәгеләр белән элемтәгә керүдән тыелыгыз.
2) Әгәр сез авырып киткәнсез икән, өйдән чыкмагыз.
3) Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Табиб чакыртыгыз! Сәламәтлегегезнең торышына игътибарлы булыгыз. Әгәр сез авырый башлавыгызны һәм авыру билгеләренең артуын тойсагыз, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез, табибны өйгә чакыртыгыз һәм аның киңәшләрен тотыгыз. Табиб билгеләве буенча гына дәваланыгыз һәм дарулар эчегез.
4) Биналарны даими рәвештә (30 минут дәвамында) җилләтегез. Авыруны кисәтүнең әлеге чарасы сез башка кешеләр белән бергә булган урында зарарлану куркынычын бик күпкә киметә (көтү залы, эш урыны, шәхси йорт эчендә очрашулар). Үтәли җилләтү, ягъни кара-каршы урнашкан тәрәзәләрне бер үк вакытта ачып кую, иң нәтиҗәле җилләтү ысулы булып санала. Даими рәвештә ачык торган тәрәзәләр мондый нәтиҗә бирми, чөнки алар кирәк кадәрле һава алмашуны тәэмин итә алмый.
5) Вакцинация ярдәмендә үзегезне авыруның авыр очрагыннан саклагыз. Исегездә тотыгыз, COVID-19 авыруыннан һәр ярты ел саен прививка ясатырга киңәш ителә, бу әлеге явыз чир белән көрәшүдә иммунитетны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен шулай эшләнә.
6) Кулларыгызны юыгыз! Кулларны сабын белән юу гади һәм һәркемгә кече яшьтән үк билгеле булган процедура, ул коронавирус йогышлы авыруын кисәтүнең мөһим өлеше булып тора һәм, чыннан да, сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.
7) Халык күпләп җыела торган урыннарда битлек куллану киңәш ителә. Бу халыкның аеруча яклауга мохтаҗ категорияләре өчен бик мөһим, алар исәбенә хроник авырулы кешеләр дә керә.