ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы булып узды.  Анда экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, шулай ук галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Чара кысаларында геология күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Ленар Борһанов Татарстан Республикасындагы санитария-экология икеайлыгы нәтиҗәләре турында сөйләде. Докладында Ленар Борһанов икеайлык барышында дәүләт инспекторларының 7 044 хокук бозу очрагын ачыклавын, 3348 закон бозучының административ җаваплылыкка тартылуын билгеләп үтте. Моннан тыш, утырышта мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Элина Головина 2021 елда Татарстан Республикасындагы табигать ресурсларының торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы дәүләт докладын бастырып чыгару турында хисап тотты. Шулай ук экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева Иҗтимагый совет әгъзаларына Татарстандагы уку йортларында экологик белем бирү, тәрбия һәм укыту өлкәсендәге узган елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International