Бүген «Экология йөзләрдә» рубрикасында без сезгә экологиянең ничек итеп ике йөрәкне берләштерүе турында сөйләячәкбез

2022 елның 22 июле, җомга

Искиткеч пар – Гәрәевлар гаиләсе белән танышыгыз. Ленар һәм Алия бер университетта укый һәм шунда таныша. Студент елларында аларны күп нәрсә бәйли: экология факультеты, фәнни-гамәли тикшеренүләр, һәм, әлбәттә инде, тормышка гомуми карашлар. Алар инде 19 ел бергә!

Университетны тәмамлагач, алар үз тормышларын экология белән бәйләргә карар итә һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына эшкә килә. Гәрәевлар әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешләрен кертә, алар территорияләрне җыештыруда катнаша, елга һәм күл ярларын чистарта, агачлар утырта.

«Еш кына балачакта әти-әнием белән өмәләргә чыга чыга идем, ә хәзер бу чара безнең буыннарны берләштерүче матур традициягә әверелде», - дип уртаклаша Алия.

Безнең тарихи геройларыбыз бер-берсен экологиягә карата булган мәхәббәт аркасында таба. Табигатьне яратыгыз һәм ул сезгә уңай җавап кайтарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International