Изгелек үстерәбез! Чаллыда мавыктыргыч экология дәрес узды

2022 елның 22 июле, җомга

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, «Гринта» төбәк операторы белгечләре белән берлектә, Чаллы шәһәренең «Күңелле ноталар» дип аталган 66 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен планетаны чүптән арындыру буенча экологик квест үткәрде.

Балалар уен формасында табигать ресурсларын сакларга ярдәм итә торган көндәлек гадәтләр белән танышты, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне ничек итеп күп тапкыр кулланыла торганнарына алыштырырга кирәклеге турында да белде. «Алар әле мәктәпкә бармаган, әмма инде экологияне ничек итеп сакларга кирәклеген аңлый һәм белә», - ди Министрлык хезмәткәре.

Актив катнашканнары өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «ТР умырткасыз хайваннарның гаҗәеп дөньясы» дип аталган кулланма һәм атлас тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International