Таныш булыгыз, бу – күп балалы Шәйхәйдаровлар гаиләсе. Әле берничә ел элек кенә Ренат белән Айгөл Казанда яши, ләкин вакытлар узу белән мегаполиста яшәү яхшы, әмма табигатьтә тагын да яхшырак дигән фикергә килә! Шуннан соң алар Антоновка авылына күченә.
2011 елда әлеге гаиләнең Айсель исемле кызлары туа һәм шушы вакытта яңа гына әти-әни булган бу пар авылдашлары белән берлектә беренче урман полосасын утыртуны оештыра. Шулай итеп, «Первозданный лес» проекты барлыкка килә, әлеге проектта хәзер бөтен дөнья катнаша. Ак чыршы, миләш, карагай, эрбет, алмагач, карлыганнар – Шәйхәйдаровлар 10 ел эчендә үзләренең фикердәшләре белән берлектә 50 мең агач утырта. Бу исемлектә «Кызыл китап»ка кертелгән агачлардан аю чикләвеге, дала бадәме дә бар. Шәйхәдәровлар үсентеләрне үзләре үстерә, аларга шулай ук җирле питомник та ярдәм итә. Һәр елның яз һәм көз айларында Антоновка авылына агач утыртырга дип бөтен Татарстаннан кешеләр килә, чөнки изгелек, экология кебек үк, берләштерә дә бит.
Гаилә урманы үсә, ә аның белән бергә Шәйхәйдаровлар гаиләсе дә күтәрелә.
Хәзерге вакытта аларның 4 баласы бар, бишенчесен көтәләр. Һәр сабый инде үз агачын утырткан. Быел әлеге гаилә «Эковесна-2022» республика бәйгесендә җиңү яулады. Шушы еллар эчендә алар 100 гектар урман үстергән.
Геройларыбыз гаилә бәхетенең рецептын сер итеп сакламый. Бәхет өчен бик күп кирәкми, тугрылык һәм мәхәббәт булса, шул җитә, ди Шәйхәйдәровлар. Моңа балаларга, эшкә, туганнарга, үзеңнең туган илеңә һәм тирә-юньдәгеләргә булган мәхәббәт керә.