Бүген ТР Үзәк территориаль идарә инспекторлары Лаеш районы буенча рейдка чыкты.
Исегезгә төшерәбез, Лаеш районына караган авыл җирлекләрендә яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына чүп белән тулган контейнер мәйданчыклары турында күпсанлы шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткән иде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары берничә авыл җирлеге җитәкчесе адресына (Сокуры, Макаровка, Никольское, Егорьево, Столбище һәм Олы Кабан) 12 кисәтү җибәрде.
Чүп өемнәренең бер өлеше, шул исәптән, Олы Кабан авылындагы чүп өеме дә бетерелгән, әмма күпмедер вакыттан соң контейнер мәйданчыгы янә гаять зур чүплеккә әверелгән, инспекторлар моны бүген үзләре барып күрде. 10 көн эчендә авыл җирлеге җитәкчесе әлеге табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу очрагын бетермәсә, судка рөхсәтсез чүп ташлау урынын бетерүне мәҗбүр итү турында дәгъва гаризасы җибәреләчәк.
Рейдның ничек узуы турында сез безнең сюжетта карый аласыз. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Олы Кабан авыл җирлегендәге вәзгыять турында җентекләп сөйләячәк.