Kazan Digital Week-2022 Халыкара форумына мәкаләләр кабул итү вакыты озайтылды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Kazan Digital Week-2022 халыкара форумына спикерлардан тезислар һәм авторлардан мәкаләләр кабул итү вакыты 2022 елның 15 августына кадәр озайтылды.

Форумның төп тематик юнәлешләре түбәндәгеләр:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- 4.0 цифрлы индустриясе;

- Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы;

- Финанс технологияләре экология системасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Сәламәтлекне саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.

Мәкаләләргә карата тулырак таләпләр белән форумның рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://kazandigitalweek.com/publication.php.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International