ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә гавами фикер алышулар булып узды, аның төп максаты – табигатьтән файдаланучыларга җитештерү һәм куллану калдыклары белән дөрес эш итү турында сөйләү.
Инспекторлар контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә нинди хокук бозуларның барыннан да ешрак ачыклануы турында сөйләделәр. Алар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуы хакында искәртеп уздылар.