Клиентларга йөз тоту нәрсә ул, һәм бу ни өчен мөһим? Егор Тарнавский Зеленодольск балаларына шул хакта сөйләде

2022 елның 24 июне, җомга

Экология министры урынбасары Егор Тарнавский чираттагы цифр дәресен уздырды. Бу юлы кызыклы дәрес «Пионер» балаларны савыктыру лагерында узды.
 Министр урынбасары клиентларга йөз тотуның, клиентларны игътибар үзәгендә тотуның нәрсә булуы турында гади мисаллар белән аңлатты. Иң мөһиме, һәр очракта да иң мөһиме – кеше һәм аның мәнфәгатьләре. Спикер кешеләрнең тормышын җиңеләйтә торган, хезмәтләр күрсәтү буенча цифрлы сервислар турында сөйләде.
«Безнең бурыч  — балаларда аларга киләчәктә ярдәм итәчәк заманча белемнәр формалаштыру. Балаларның цифрлы технологияләргә булган кызыксынуын арттыру зарур», - дип билгеләде Егор Тарнавский.
 Исегезгә төшерик, 2022 ел Татарстанда «Цифрлаштыру елы» дип игълан ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International